16 сентябрьдә «Глаголица» Халыкара бәйсез әдәби премиясенә эшләр кабул итү тәмамлана

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Конкурста катнашуга рус һәм татар телләрендә проза һәм шигърият язучы 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар чакырыла. Конкурсантларга шулай ук «Инглиз теленнән рус теленә сәнгать тәрҗемәләре» номинациясендә, пьесалар авторларына - «Драматургия» номинациясендә үзләрен сынап карарга тәкъдим ителә.

Премия ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза. 2024 елда конкурста махсус номинация барлыкка килде - рус телендә ЮНЕСКОның фәнни максатлары һәм программа өстенлекләренә багышланган темаларда нәфис әсәрләр. Конкурс һәм катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны https://www.glagolitsa-rt.ru/ «Положение» бүлегендә белергә мөмкин.

Конкурсны гамәлгә куючы - «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды (Казан шәһәре). Катнашу – бушлай.

"Глаголица" Премиясендә катнашу - үз талантыңны күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, ә әдәбият турында кыйммәтле тәҗрибә һәм белем алу мөмкинлеге дә. Финалга чыгучылар эшләре ел саен төбәк һәм федераль басмаларда бастырыла, балалар радио һәм телевидениедә чыгыш ясый.

Премиядә катнашуга заявканы https://www.glagolitsa-rt.ru/ сайтында бирергә мөмкин. Эшләрне кабул итү срогы - 2024 елның 16 сентябренә кадәр.

Оештыру комитеты: 7 (843) 561-06-12 | info@glagolitsa-rt.ru |

www.glagolitsa-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International