1 сентябрьдә Казанның 28 мәктәбендә 54 педагогик сыйныф ачылачак

2024 елның 16 августы, җомга

Казанда быел шәһәрнең 28 мәктәбендә 54 педагогик сыйныф ачылачак. Балалар профильле вузларга укырга әзерләнәләр һәм гадәти мәктәп предметларыннан тыш, педагогика, психология нигезләрен өйрәнәләр. Бу хакта Лаеш районы Усад авылында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.

«Казанның яңа педагогик сыйныфы» шәһәр проекты 2022 елның 1 сентябрендә старт алды. Уку программасы Казан федераль университеты белән берлектә эшләнгән. Бүген аларда 1400гә якын укучы белем ала.

Проектның партнерлары Казан һәм Татарстан югары уку йортлары - Казан федераль университеты, Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, ТИСБИ идарә университеты һәм башкалар.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International