Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың педагоглар династияләре белән очрашты. Очрашу Лаеш районының Усад авылында "Инноватика" күппрофильле лицеенда август конференциясе кысаларында узды. Очрашуда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов укытучыларга үз эшләренә битараф булмаганнары һәм бирелеп эшләүләре өчен рәхмәт белдерде.
Очрашуда Ханнанов-Яппаровларның (Әгерҗе районы), Вәлиәхмәтовларның (Әлмәт районы), Курасов-Григорьевларның (Лаеш районы), Гатина-Ганиевларның (Кукмара районы) һәм Пудовиковларның (Казан) педагогик династияләре вәкилләре катнашты. Алар гаилә традицияләре, династияләре тарихы турында сөйләделәр, шулай ук педагог һөнәренә булган мөнәсәбәтләре белән уртаклаштылар.