«Партия десанты» проекты кысаларында муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина Россия Федерациясе сенаторы Геннадий Емельянов һәм шәһәр Советы депутатлары, мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия вәкилләре белән 10 нчы, 56 нчы мәктәпләрдә һәм 29 нчы гимназиядә капиталь ремонт барышы белән танышты. «Азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау» республика программасын гамәлгә ашыру тикшерелде.
Мәктәп ашханәләрендә эчке инженерлык челтәрләрен (җылылык, суүткәргеч, канализация, вентиляция, электромонтаж эшләре) алмаштыру, металл һәм агач ишекләр монтажлау эшләре алып барыла.
Яңартылган заманча ашханә ГЭС бистәсенең 10 нчы мәктәбендә барлыкка киләчәк. Мәктәптә азык-төлек блогын ремонтлау 85%ка үтәлгән. Депутатлар 56 нчы мәктәптә капиталь ремонтны югары бәяләделәр. 29 нчы мәктәптә дә аш бүлмәсен капиталь ремонтлау дәвам итә.
Җиде мәктәп ашханәсендә ремонт эшләре тулы көченә бара һәм уку елы башлануга тәмамлана.