Июльдә көллиятләрне һәм техникумнарны һәм аларның тулай торакларын ремонтлау буенча федераль проект эшли башлады. Хәзер Татарстан анда республиканың мәгариф учреждениеләре катнашуына гариза әзерли. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин Лаеш районында үткән мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, федераль проект урта һөнәри белем бирү учреждениеләре яки алар өчен тулай тораклар төзүне күздә тотмый. «Без кызыксынган министрлыклар белән берлектә мәгариф оешмалары өчен тулай тораклар төзү буенча тәкъдимнәр кертергә әзер», - дип ассызыклады И. Һадиуллин.