Сергей Кравцов: «Быел унберенче сыйныф укучыларының 17,5%ы медаль алды»

2024 елның 16 августы, җомга

2023/24 уку елында мәктәпне тәмамлаучылар соңгы ун елда беренче тапкыр көмеш медальләр алды («Укуда аерым уңышлар өчен» II дәрәҗә). Барлыгы медальләр 109 меңнән артык кешегә тапшырылган, шуларның 65,5 меңе - алтын, 44,2 меңе - көмеш медаль.

2024 елда мәктәпне 624,7 мең укучы тәмамлаган, димәк 10,5% ы алтын, 7%ы көмеш.

Алтын яки көмеш медаль укучыга югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар бирә. Һәр университет өстәлә торган баллар саны турында мөстәкыйль карар кабул итә, өстәлмәнең максималь баллы- 10.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International