Төбәкләрдән килгән 112 педагог Казанда Россия халыкларының 36 телен тәкъдим итәчәк

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

17 сентябрьдә  Казанда « Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы финалистларының сынаулары башлана. Татарстан башкаласында Россия халыкларының 36 теле тәкъдим ителер дип көтелә. Бу хакта конкурс сайтында хәбәр ителә.

Финалга Россиянең 79 төбәгеннән 112 педагог узды. Алар иң күп кулланылучы  телләрне генә түгел, аз санлы халыкларның да, мәсәлән, нанай, шор, вепс, эвенк һ. б. телләрен  дә тәкъдим итә. Хәзер финалистлар ярышларның йомгаклау этабының читтән торып турын уза.

Казанда узган турда алар видеовизиткалар тәкъдир итәчәкләр һәм үзләре , казанышлары һәм һөнәри осталыклары турында сөйлиячәкләр, жюри һәм хезмәттәшләренә үзләренең һөнәри компетенцияләрен күрсәтәчәкләр, бу телне белмәгән укучылар өчен дәрес үткәрәчәкләр. Аннары аларга дәрестән тыш сынау үткәрергә һәм тел һәм әдәбиятка өйрәтү өчен үз эшләнмәләренең нәтиҗәлелеген күрсәтергә кирәк булачак.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, конкурс программасыннан тыш, төбәкләрдән килгән кунаклар өчен республика белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирәчәк методик һәм мәдәни программа әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International