Татарстанда унберенче сыйныф укучыларының 20%тан артыгы мәктәпне медаль белән тәмамлаган

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

Татарстанда һәм Россиянең тагын 10 төбәгендә унберенче сыйныф укучыларының 20%тан артыгы мәктәпне медаль белән тәмамлады. Башкортстанда һәм Липецк өлкәсендә һәр дүртенче укучы медалист булган.

Тулаем ил буенча мәктәпне  алтын яки көмеш медаль белән 109 мең укучы  тәмамлаган. Шул ук вакытта алтын медаль белән 65,5 мең кеше, көмеш медаль белән 44,2 мең кеше.

Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, көмеш медальләр кайтарылганнан соң, югары уку йортларына кергәндә чыгарылыш сыйныф укучылары өстәмә баллар алган.

Алтын медальгә ия булу өчен, унберенче сыйныф укучысы барлык предметлар буенча "бик яхшы" билге алырга, шулай ук рус теле буенча БДИ һәм тагын бер предметның  һәрберсе 70 баллдан да ким булмаган күләмдә тапшырырга тиеш. Көмеш медаль "яхшы" билгеләре алган чыгарылыш укучыларына, шулай ук ике фән буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга, шул исәптән рус теле буенча, 60 баллдан да ким булмаганда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International