Татарстан ресурс үзәкләре челтәрен үстерүгә 7 млрд сумнан артык акча кертте

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

Татарстанда сигез ел эчендә ресурс үзәкләре челтәрен төзүгә һәм үстерүгә 8,2 млрд сум акча кертелгән. 7,2 млрд сум республика бюджеты акчалары, тагын 980 млн сум -  эш бирүчеләр инвестицияләре, диделәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Бүгенгә республикада шундый 47 оешма эшли. ТР Социаль-икътисадый үсеш стратегиясен исәпкә алып, төзелә торган ресурс үзәкләрен урнаштыру өч икътисадый зона: Казан, Кама һәм Әлмәт зоналары буенча планлаштырылган.

Үзәкләр һөнәри белем бирү системасын үстерү өчен төзелә. Аларның эше хезмәт базарында конкуренциягә сәләтле булачак югары квалификацияле белгечләргә эш бирүчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә.

Төбәк программасы кысаларында гамәлгә ашыруда заказчы предприятиеләр дә турыдан-туры катнаша, яңа объектлар төзелә, инде гамәлдә булган яңа уку-лаборатория җиһазларына капиталь ремонт ясала.

Казан икътисадый зонасында 23 ресурс үзәге эшли, алар белгечләрне 14 юнәлеш буенча әзерлиләр: IT-технологияләр, халыкны гадәттән тыш хәлләрдән  яклау, мәдәният, җиңел сәнәгать, машина төзелеше, педагогика, авыл хуҗалыгы, сервис, төзелеш һәм ТКХ, транспорт, энергетика, нефть химиясе, электроника, радиотехника.

Кама икътисадый зонасында 14 объект ачылды. Биредә эш машина төзелеше, нефть химиясе, педагогика, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, сервис, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык, энергетика өлкәләрендә алып барыла.

Әлмәт икътисадый зонасы 10 оешмадан тора. Аларның эшчәнлеге машина төзелеше , нефть чыгару, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, нефть һәм нефть продуктларын транспортлау белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International