Татарстан Республикасы Лисичанск һәм Рубежный балаларын Кырымга җибәрде

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

Татарстан Лисичанск һәм Рубежный  балаларының икенче төркеме өчен Кырымда ял оештырды. 231 бала 24 педагог белән Фороста урнашкан “Сәләт-Ак Барс” яшьләр үзәгенә ял итәләр.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Фәнил Әһлиуллин төркемне озатуда шәхсән үзе катнашты, укучыларга яңа уку елы башланыр алдыннан яхшы ял итүләрен һәм көч җыюларын  теләде.

Программага Кара диңгез яр буйларында яшәү, спорт һәм күңел ачу чараларында катнашу, шулай ук танып-белү экскурсияләре кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International