Казанда яңа уку елында мәктәп парталары артына 182,3 мең укучы утырачак, бу узган ел белән чагыштырганда 8 меңгә күбрәк. Шуларның 19 меңнән артыгы - беренче сыйныф укучылары. Иң күп беренче сыйныф укучыларын 184 нче гимназия кабул итәчәк, анда беренчегә 12 сыйныф җыелган. Шулай ук рекордчылар арасында 185 номерлы лицей, анда 13 беренче сыйныф, 186-13 беренче сыйныф , 182 нче лицей һәм 107 нче гимназиядә 11 әр беренче сыйныф ачылачак.
Белем көнендә Казанда «Яз» торак районында, М14 микрорайонында һәм Родина урамында өч яңа мәктәп ачылачак. Аларда 4 меңгә якын укучы белем алачак.