Яңа 2024/2025 уку елына әзерлек кысаларында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин Казанда яңа мәктәпләр төзелеше барышын карады. Быел республика башкаласында өч гомуми белем бирү оешмасы ачылачак: 1501 урынга исәпләнгән «Весна-2» торак комплексында, 1224 шәр урынга исәпләнгән М14 микрорайонындагы һәм «Яңа Горки» торак комплексындагы мәктәпләр. Мәктәпләр «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелә.
Республикада уку елы башына барлыгы 8 яңа мәктәп һәм гамәлдәге мәктәпләргә өстәмә 2 корпус ачу планлаштырыла.