Россия университетлары бу елның кабул итү кампаниясе кысаларында 5,8 мең бюджет урынына өстәмә кабул итү игълан итте. Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.
"Мәгариф оешмалары 5 мең 800 урынга өстәмә кабул итү игълан итте. Ул 29 августка тәмамланачак", - диде ул РФ премьер-министры Михаил Мишустинның вице-премьерлар белән үткәргән киңәшмәсендә.