2023 елдан «Челтәр компаниясе» АҖ «Ялта-Зәй» балаларны савыктыру лагере базасында «Сакчыл каникуллар» проектын гамәлгә ашыра, аның кысаларында компания хезмәткәрләренең балалары уен формасында сакчыл җитештерү принципларын өйрәнәләр. Уен форматы «Челтәр компаниясе» хезмәткәрләре тарафыннан махсус методика буенча эшләнгән һәм гамәлгә ашырыла. Интерактив вакытында балалар аларга ирешү буенча максатлар формалаштырырга һәм планнар төзергә өйрәнәләр, киләчәккә билгеле бер перспектива белән дөрес карарлар кабул итү күнекмәләрен үзләштерәләр.
Проектны оештыручылар сүзләренчә, белем бирүнең уен форматы балаларга кызыклы, шуңа күрә "Сакчыл каникуллар" киләчәктә дә дәвам итәчәк. Шулай ук әлеге практиканы республиканың уку йортларында һәм балалар сәламәтләндерү лагерьларында алга таба да җәелдерү мөмкинлеге карала.
Сакчыл производствоның төп бурычы - кулланучы сыйфатлы продукт яки хезмәтне төгәл вакытында алырлык итеп эшләү. Сакчыл технологияләр принциплары «Челтәр компаниясе»нә кулланучылар өчен максималь уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирә: мөрәҗәгать итүчеләрне тоташтыру сроклары кыскара, план яисә авария эшләре, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт эшләрен тиз арада башкару нәтиҗәсендә, халыкка сизелмичә дә диярлек үтәлә. Эш урыннарында хезмәт шартларын яхшырту гамәлгә ашырыла.