Яңа уку елында Казанда өч яңа мәктәп ачылачак, гомумән алганда алар 4 мең укучы кабул итә алачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.
«Весна-2» торак комплексында урнашкан 95 нче «Икән» лицее 1501 укучыны кабул итә алачак. Ул табигый-фәнни профиль юнәлешендә.
М-14 микрорайонында төзелә торган 133 нче «Гаилә» лицее 1244 кешегә исәпләнгән. Ул белем бирү процессында заманча технологияләрне кулланып күппрофильле булачак. Учреждениедә арт-лаборатория, шулай ук дроннар җыю һәм идарә итү мәктәбе ачу планлаштырыла. Балалар өчен иртә профориентация программасы, илнең әйдәп баручы укытучыларыннан авторлык программалары буенча өстәмә дәресләр каралган.
«Родина» урамында урнашкан 79 нчы лицей биология, химия, экология һәм экобиотехнологияләр тирәнтен өйрәнелә торган экологик-технологик юнәлеше булачак.
Казанда белем йортына барлыгы 182 меңнән артык укучы барачак, шуларның 19 меңнән артыгы - беренче сыйныф укучылары.