Соңгы ике елда Казан мәктәпләренә Россия Федерациясе төбәкләреннән 153 педагог эшкә урнашкан

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Соңгы ике елда Казанга 153 педагог күченеп килгән. Башкортстан, Марий Эл, Киров, Оренбург, Самара, Ульяновск өлкәләре һәм Чуваш республикаларыннан еш киләләр. Мондый мәгълүматларны эшлекле дүшәмбедә башкарма комитет мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов җиткерде.

Педагог булырга теләүче укучылар өчен ел саен педагогик кадрларны максатчан әзерләүгә сайлап алу үткәрелә. Бүгенгә максатчан квота буенча югары уку йортларында 215 студент белем ала. Әзерлек программасы шартлары арасында - мәҗбүри эшкә урнашу һәм уку тәмамланганнан соң кимендә биш ел дәвамында юнәлеш буенча эшләү.

Быел Казан мәктәпләрендә  максатчан югары педагогик белем  22 укучыны көтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International