Белем көненә башлангыч сыйныф укучылары Казан мэриясеннән бүләкләр алачак

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

Белем көненә Казан мэриясе укучылар  өчен бүләкләр әзерли. Беренче сыйныф укучыларына «Игелекле эшләр көндәлеге» һәм яктылык кайтаргыч элементлар, икенче сыйныф укучыларына - «Яшь эколог көндәлеге» тапшырылачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр итте.

Гадәттәгечә, уку елы тантаналы линейкадан башлана. Быел 1 сентябрьдә ял көненә туры килә, шуңа күрә укучылар дүшәмбедән- 2 сентябрьдән  укый башлаячак.

3 сентябрьдә барлык сыйныфларда «Экстремизму – нет!»! темасына дәресләр, Бесландагы фаҗига көненә багышланган сыйныф сәгатьләре һәм әңгәмәләр планлаштырылган.

5 сентябрьдә “Юл хәрәкәте иминлеге көне” узачак, аның кысаларында мәктәпләрдә юллардагы  тәртип кагыйдәләрен саклауның мөһимлеге турында искәртүче чаралар оештырыла.

5-12 сентябрь көннәрендә мәктәпләрдә “Яхшылык атнасы” узачак.

 Атналык балалар йортларына, авыруларга һәм мохтаҗ балаларга, йорт-җирсез хайваннарга ярдәм йөзеннән  хәйрия ярминкәләре уздыру белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International