“Игелекле Казан” «Глаголица» Халыкара премиясе белән берлектә сәламәтлек буенча тайпылышлары булган балалар өчен әдәби конкурс башлап җибәрәчәк. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары игелекле тарихлар китабына керәчәк 15 әсәрне сайлап алачак. Җиңүчеләр 20 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә башкарма комитетта "Добрая Казань" автоном коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Татьяна Мерзлякова хәбәр итте.
Катнашырга Казанда яшәүче инвалид балалар чакырыла. Ике яшь категориясе каралган: 10 яшьтән 13 яшькә кадәр һәм 14 яшьтән 17 яшькә кадәр. Эшләр ике номинация буенча кабул ителә: рус һәм татар телләрендә -проза һәм поэзия.
Катнашу өчен гаризаны 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр бирергә мөмкин. Җиңүчеләрне танылган язучылар белән очрашуга һәм бүләкләү тантанасына чакырачаклар, ул 18 ноябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында үткәреләчәк.