Чәршәмбе, 21 августта, Республика клиник наркология диспансерында ата-аналар өчен психолог белән ачык очрашу узачак. Бу хакта “Татар-информ”га хастаханәнең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Очрашуның төп темасы: “Исәнме, мәктәп!”. РКНД психологик лабораториясе мөдире, клиник психолог Лилия Зайцева баланың мәктәпкә кайтуын ничек җиңеләйтергә, укучының көн режимын ничек төзергә, баланы укуга көйләп җибәрергә, шулай ук билгеләргә ничек карарга һәм мәктәп укучысы белән ышанычлы мөнәсәбәтләр төзергә кирәклеге турында сөйләячәк. Һәм әлбәттә, психолог чарада катнашучыларның барлык сорауларына да җавап бирәчәк.
Фикер алышуда катнашырга теләүчеләрне 21 августта 19:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча көтәләр: Казан, Сеченов урамы, 6 йорт, Д корпусы, 3 кат - мансарда. Катнашу бушлай.