«Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы көзен Мәскәү өлкәсендә узачак. Анда Россия Федерациясенең 87 төбәгеннән мәктәпкәчә оешма тәрбиячеләре катнашачак. Татарстан Республикасын финалда Чаллы шәһәренең 128 нче «Шаян» катнаш төрдәге балалар бакчасы тәрбиячесе Дарья Ольденбург яклаячак.
Беренче турда конкурсантлар балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар өчен чаралар үткәрәчәк. Аларның нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган 15 финалист конкурс лауреатлары булачак һәм икенче турга узачак.
“Россия ел укытучысы”, “Россия ел директоры”, “Беренче укытучы” Бөтенроссия конкурслары лауреатлары белән бергә алар “Мастер-класс”, “Брифинг” һәм “Блицтурнир” бәйгеләрендә катнашачаклар.
«Россия ел тәрбиячесе» бөтенроссия һөнәри конкурсында җиңүче булып конкурсның йомгаклау этабының беренче һәм икенче турларында иң күп балл җыйган лауреат булачак. Конкурс рейтингы исемлегендә икенче урыннан алып бишенче урынга алган дүрт лауреат призерлары итеп танылачак.
Финалга чыгучылар исемлеге белән сылтама буенча конкурсның рәсми сайтында танышырга мөмкин.