Татарстан Республикасына 2024-2025 уку елына иң күп бюджет урыннары бүлеп бирелгән төбәкләрнең берсе. Россия буенча 621 321 урынның 23 083е. Бу РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларыннан күренә.
Югары уку йортларында бюджет урыннары саны буенча икенче һәм өченче урыннарда Свердловск (19 278) һәм Ростов (18 352) өлкәләре булган. Яңа территорияләрнең югары уку йортларына 29 304 бюджет урыны туры килгән.
Гомумән алганда, төбәкләр югары уку йортларына бюджет урыннарының 73%тан артыгы бүлеп бирелгән.
Элегрәк ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин соңгы өч елда Татарстанга югары уку йортларында бюджет урыннары санының 5%ка артуын билгеләп үтте.