Техник вузларны тәмамлаучыларның хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Иннополис университеты 5 нче урында

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Быел Иннополис Университетын тәмамлаучы студентлар өчен юбилей елы булды, унынчы чыгарылыш. Аларны Казанның юлдаш шәһәрен кураторлык итүче Татарстан вице-премьеры Роман Шәйхетдинов котлады, дип хәбәр итә ТР матбугат хезмәте.

Иннополис университеты директоры Кирилл Семенихин үз чиратында вузны тәмамлаучыларның уртача хезмәт хакы "бер ел эчендә 30 мең сумга үскән һәм хәзер аена 230 мең сум тәшкил итүенә" игътибар итте.

Шулай ук, диплом тапшыру тантанасында катнашучылар арасында Иннополис университеты ректоры Александр Гасников, «Дигинавис» ҖЧҖ директорлар советы рәисе, элеккеге РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айрат Хасьянов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Андрей Федоров һәм Иннополис мэры Дмитрий Вандюков бар иде.

Быел Иннополис Университетын 235 укучы тәмамлаган: 148 бакалавр, 79 магистр һәм сигез аспирант. Ун ел эчендә ул абитуриентлардан 114 887 гариза алган һәм 1453 яшь белгеч укытып чыгарган. Шул ук вакытта тәмамлаучыларның 100% ы Россиянең әйдәп баручы IT-компанияләренә эшкә урнашкан, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International