Белгород, Брянск һәм Курск өлкәләреннән килгән балаларны балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә кабул итү буенча кайнар линия эшли

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Белгород, Брянск һәм Курск өлкәләре территорияләрендә контртеррористик операция уздыру районнарыннан эвакуацияләнгән балаларны мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларына кабул итү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшен оештыра.

Мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларына кабул итү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” телефоны:

(843) 237-74-65 - мәктәптә белем бирү мәсьәләләре буенча

(843)294 95-07 - мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләре буенча

Эш режимы: дүшәмбе - җомга, 09-00 дән 18-00 гә кадәр (төшке аш 13.00 дән 14.00 гә кадәр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International