Иртәгә, 21 августта, Татарстанда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин катнашында турыдан- туры эфир узачак.
Министр республиканың яңа уку елына ничек әзерләнүен, шулай ук мәктәпләрне ремонтлау, яңа белем бирү программалары һәм тулаем Татарстан мәгариф системасын үстерү турында сөйләячәк.
Кулланучылар министрга сорауларын Татарстан Республикасының рәсми телеграм-каналында шәрехләрдә бирергә мөмкин. Шулай ук И.Һадиуллин трансляция вакытында килгән сорауларга да җавап бирәчәк.
Эфир 10.00 сәгатьтә башлана. Аңа "ВКонтакте" һәм Telegram да кушылырга мөмкин.