Яңа уку елыннан Казанда ресторан форматында 184 мәктәп ашханәсе эшләячәк

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Казанда яңа уку елы башыннан 184 мәктәп рестораны эшләячәк. Бу хакта «Татарстан - казанышлар республикасы» кысаларында узган матбугат конференциясендә «Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ генераль директоры һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VI чакырылыш депутаты Рима Мөхәммәтшина хәбәр итте.

Спикер билгеләп үткәнчә, мәктәп рестораннарын яңа мәктәпләрдә дә, шулай ук капитальтөзекләндерелгән гамәлдәге мәктәпләрдә җиһазландырачаклар.

Мәктәп рестораны форматы ирекле сайлау менюсын күздә тота.

Рима Мөхәммәтшина искәрткәнчә, мәктәп ашханәләрен яңартуга акча бүлеп бирү карары ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән кабул ителде.

Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты башлыгы билгеләп үткәнчә, беренче чиратта бүлеп бирелгән акчалар хисабына зур финанс кертемнәре таләп итә торган мәсьәләләр хәл ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International