Татарстанда быел беренче яки унынчы сыйныфларда урыннар җитмәү аркасында мөрәҗәгатьләр юк. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов уку елы башлануга багышланган "Татарстан - казанышлар республикасы" матбугат конференциясе вакытында хәбәр итте.
“Салават күпер”ендә яңа уку йорты барлыкка килде, 186 нчы мәктәп 1500 урынлык яңа бинага ия булды. Объектлар «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.
«Татарстан - казанышлар республикасы» матбугат турлары сериясе алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының эш срогы тәмамлануга багышланган. Ул «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы мәйданчыгында узды.
Журналистлар инновацион уку йорты бинасын карап чыктылар һәм министр урынбасары , ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов һәм «Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ генераль директоры һәм ТР Дәүләт Советының VI чакырылыш депутаты Рима Мөхәммәтшинага үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.