Казанда ата-аналар өчен балаларны мәктәпкә әзерләү турында психолог лекциясе узачак

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

Чәршәмбе, 21 августта, Республика клиник наркология диспансерында ата-аналар өчен психолог белән ачык очрашу узачак. Бу хакта “Татар-информ”га хастаханә матбугат хезмәтендә әйттеләр.

Очрашуның төп темасы: “Исәнме, мәктәп!”. РКНД психологик лабораториясе мөдире, клиник психолог Лилия Зайцева баланың мәктәпкә кайтуын ничек җиңеләйтергә, укучының көн режимын ничек төзергә, баланы укуга көйләп җибәрергә, шулай ук бәяләүгә ничек җавап бирергә һәм мәктәп укучысы белән ышанычлы мөнәсәбәтләр төзергә кирәклеге турында сөйләячәк. Һәм әлбәттә, психолог чарада катнашучыларның барлык сорауларына да җавап бирәчәк.

Фикер алышуда катнашырга теләүчеләрне 21 августта 19:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча көтәләр: Казан, Сеченов урамы, 6 йорт, Д корпусы, 3 кат - мансарда. Катнашу бушлай.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International