Ел саен шәһәр ведомствоара комиссиясе август аенда мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлегенә тикшерү үткәрә. Бүген мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин комиссия һәм журналистлар белән 43 нче мәктәпнең яңа уку елына әзерлеген тикшерде.
Учреждениеләрнең әзерлеге түбәндәге күрсәткечләр буенча билгеләнә: биналарның техник торышы; көзге-кышкы шартларда эшкә әзерләнү, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәм санитария нормаларын тәэмин итү; террорчылыкка каршы иминлек; белем бирү процессын кадрлар белән тәэмин итү; туклануны оештыру; мәгариф-тәрбия процессы; территорияләрне төзекләндерү торышы.
Шулай ук азык-төлек блогына, медицина блогына, махсуслаштырылган кабинетларга, спорт мәйданчыкларына аерым игътибар биреләчәк, кадрлар белән бәйле вәзгыять бәяләнәчәк.
Уку-тәрбия процессын оештыру өчен оптималь шартлар тудыру максатларында быел муниципаль бюджеттан мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга 110 млн сумнан артык акча бүленгән. Алар җылылык белән тәэмин итү системаларын, түбәне,вентиляцияләрне ремонтлауга, тәрәзә блокларын, ишекләрне алыштыруга, идәннәрне ремонтлауга, видеокүзәтү системасын ремонтлауга юнәлдерелгән.