Казан федераль университетында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе дәвам итә. Илдәге кебек үк, КФУда ул 1 сентябрь алдыннан уза. Быел югары уку йортында беренче сыйныфка барачак 282 хезмәткәрләрнең балаларын котлыйлар.
Казан университетында күркәм традициягә былтыр старт бирелгән иде. Беренче сыйныфка керүче һәр бала югары сыйфатлы материаллардан мәктәп рюкзагы ала. Эчендә дәфтәрләр, язу кирәк-яраклары, пенал, буяулар, рәсем ясау өчен альбом һәм башка бик күп нәрсәләр.
Тиәдән мәктәпкә барачак укучылары белән КФУ ректоры Ленар Сафин, шулай ук проректорлар һәм институтлар директорлары очрашты.
Шулай итеп, югары уку йорты хезмәткәрләренең балалары хуҗалык эшчәнлеге буенча проректор Алмаз Мингулов һәм яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге буенча проректор Ариф Межведилов кулыннан букчалар алды, ул беренче сыйныф укучысына мавыктыргыч ачышлар һәм белемнәргә шатлыклы юллар теләде.