Биш ел эчендә Казанның мәктәп ашханәләрендә урыннар саны 11 меңгә арткан

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

Татарстан башкаласында биш ел эчендә мәктәп ашханәләрендә урыннар саны азык-төлек локларын капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү, яңа мәктәпләр төзү нәтиҗәсендә 11 меңгә арткан. Бу хакта Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Рима Мөхәммәтшина "Адымнар" мәктәбендә узган матбугат конференциясендә хәбәр итте. "Мөмкин булган бөтен җирдә без төшке аш залын киңәйтү мәсьәләсен хәл иттек", - дип ассызыклады ул.

Хәзер Татарстан бюджетыннан мәктәп ашханәләрен яңартуга һәм азык-төлек блокларын җиһазлауга 1 млрд. сум акча бүлеп бирелә. 2021 елда Казан бу максатларга 300 млн сумга якын акча алган, 2022 елда - 300 млн, ә 2023 елда - 220 млн сум.

Хәзерге вакытта Казанда 17 мәктәптә азык-төлек блогын ремонтлау төгәлләнеп килә.


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International