Казанда БРИКС саммитын уздыру аркасында укучыларның көзге каникуллары алданрак биреләчәк. Бу хактатурыдан- туры эфирда Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
"Өстәмә каникуллар булмаячак, тик каникулларны бераз күчерәбез. Казанда алар 21 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр булачак, ә 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр булырга тиеш иде», - диде Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Һадиуллин, көллиятләр һәм техникумнар 7 октябрьдән 27 октябрьгә кадәр дистанцион режимга күчәчәк, дип өстәде. «Югары уку йортлары белән дә шулай ук», - диде ул.