Нурлат районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен этнопикник үткәрелде

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

Татарстанның Нурлат районында Гаилә елы кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен этнопикник оештырылды. Чара Нурлатның Сахаров микрорайоны скверында, Халыклар дуслыгының җирле йорты ярдәме белән узды. Балалар төрле уеннарында уйнадылар, биеделәр, төрле тәм-том һәм җиләк-җимеш белән сыйладылар.

Хәзер Нурлат районында махсус операциядә катнашучы 200дән артык гаилә исәпләнә. Алар өчен мәдәни-ял итү чаралары уздырыла. Халыклар дуслыгы йортында аена бер тапкыр аларның хатыннарын һәм балаларын кунакка чакырырга ниятлиләр.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International