2024-2025 уку елыннан "Тормыш иминлеге нигезләре" предметы урынына мәктәп укучылары "Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләрен" өйрәнәчәк. Яңа фән 8 - 11 сыйныфларда өйрәнеләчәк. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин турыдан- туры эфир вакытында хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, сигезенче сыйныфтан соң бу предмет кысаларында укучылар беренче тапкыр өч көнлек, ә 10 сыйныфтан соң биш көнлек җыеннар узачаклар.
Ул "Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре" укыту өчен республикада меңнән артык ОБЖ укытучысы укулар узды, дип өстәде.