2025 елдан рус теле буенча БДИ (ОГЭ) тапшыручы тугызынчы сыйныф укучылары график романнардан, компьютер уеннарыннан мисаллар китерә алмаячак. Үзгәрешләр иншаларга кагыла, дип хәбәр ителә федераль педагогик үлчәүләр институты сайтында.
"Шул ук вакытта : "Комикс, аниме, манга, фанфик, график роман, компьютер уены кебек жанрларга мөрәҗәгать итү рөхсәт ителми", - дип билгеләп үтелә үзгәрешләр исемлегендә.Моннан тыш, 13.3 нче биремнәргә мисалларны бары тик укылган текстлардан гына китерә алачаклар.