Галимнәр Казанга туфрак белеме турында халыкара сөйләшүгә җыелачак

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе
15-17 октябрьдә ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты, КФУ һәм В.В.Докучаев исемендәге Туфракны өйрәнү җәмгыяте белән берлектә, шушы темага халыкара фәнни конференция уздыра. Рус һәм инглиз телләрендә барачак конференция Казан университетында туфрак белеме кафедрасы булдырылуның 85 еллыгына багышлана.
Искәртеп үтәбез: Иван Владимирович Тюрин (1892-1962) исә СССР, Польша, ГДР Фәннәр академияләре академигы, илебезнең дөньякүләм танылган туфрак белеме галиме. Хезмәтләре туфракның уңдырышлылыгын арттыруга һәм туфрак фәне оештыруга карый.
15е сәгать 10да әлеге Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтында (Казан, Даурия ур., 28) башланачак форум өч пленар утырыштан, аерым докладлардан гыйбарәт, шулай ук конференциянең мәдәни программасы, экскурсияләр каралган.
Аерым алганда, АКШтан Марина Оберландер чыгышының темасы “Кызы карашынча” дип тәгаенләнгән. Россия Фәннәр академиясенең Туфрак белеменең физик-химик һәм биологик проблемалары институты галиме В.Семенов белән Докучаев исемендәге Туфрак институтыннан Б.Когут “И.В.Тюрин һәм XXI гасырда туфракларның органик матдәләрен өйрәнү үсешенең актуаль юнәлешләре” турында уртак доклад планлаштырылган. Казан федераль университетыннан Б.Григорян һәм В.Кулагина Казан университетында туфрак белеме кафедрасы оешу тарихына һәм И.В.Тюрин эшчәнлегенең Казан чорына караш ташларга ниятли.
Докладларда төбәкнең эталонлы туфрак реестрын төзүдә элемент буларак ТР туфраклары Кызыл Китабы, Куйбышев су саклагычы утрауларындагы туфрак гумусы (черемәсе) торышы, Антарктидада органик матдә чыганагы һәм гумус барлыкка килү проблемалары, Үзәк Россиядә бетонитлар формалашу урыннарында һәм икенчел бетонитлар барлыкка килгәндә тыгызлану-утыру процессы звеносы буларак туфракта балчык - органика багланышлары, туфракның нефть белән пычрану дәрәҗәсен рекультивация һәм торгызу эшләре башкарганнан соң экологик нормативлаштыру, типик кара туфракның гранулометрик фракцияләрендә гумин кислотасының оптик үзенчәлекләре, биологик актив матдәләрнең кара туфракта гумус күләменә йогынтысы, туфрак катламының төрле калынлыгында структуралары, көлсыман туфракларның органик матдәсе һәм аларның үзгәрешләре, гомумән, туфракка һәм аның үзенчәлекләренә кагылышлы мәсьәләләр турында сүз барачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International