Татарстанда төгәл фәннәрне популярлаштыру өчен «Физик-математик алгарыш» проектын эшләтеп җибәрәчәкләр. Яңа уку елы башыннан ук мәктәпләрдә 20 физика-математика сыйныфы ачылачак. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин турыдан- туры эфир вакытында белдерде.
Аның сүзләренә караганда, проект кысаларында 1 нче сентябрьдән 5-7 нче сыйныф укучылары өчен йөз физика-математика түгәрәге ачылачак. Ә йөз укытучы - түгәрәкләр җитәкчеләре ай саен 10 мең сум күләмендә өстәмә түләү алачак.
Шулай ук, уку елы ахырында эш нәтиҗәләре буенча физика һәм математика укытучыларына 25 мең сум күләмендә грантлар бирү планлаштырыла. Моннан тыш, эштә уңышлары өчен математика, физика һәм химия буенча яшь укытучылар 20 мең сум алачак.