Һадиуллин: Татарстанда укытучыларның уртача хезмәт хакы 53 мең сум тәшкил итә

2024 елның 23 августы, җомга

Татарстан мәктәпләрендә укытучыларның уртача хезмәт хакы 53 мең сум тәшкил итә. Бу хакта турыдан-туры эфирда Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Һадиуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда укытучылар җитешми, шуның аркасында 35% педагог 1,5 ставкага эшли.

Шул ук вакытта ел саен республика югары уку йортлары 4 меңнән артык педагог, тагын мең белгечне педагогик көллият әзерләп чыгара.

И. Һадиуллин әйтүенчә, республика педагогларының 25%ы - яшь укытучылар.


 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International