Казанда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиянең яңа корпусын төзү тәмамланып килә. Хәзерге вакытта өч катлы бинаның әзерлеге 87% тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте.
Корпус шәһәрнең Мәскәү районында төзелә һәм ТР ГИСУ хәбәр иткәнчә, остазлык мәктәбе функциясен үтәячәк. Бина 270 укучыга исәпләнгән. Алар өчен спорт һәм тренажер заллары, күпфункцияле мәйданчык, лаборатория, конференц-зал, тавыш яздыру студиясе, 12 уку кабинеты һәм танылган татар мәгърифәтчесенә, шулай ук рәссам Бакый Урманчега музейлар ачылачак.
Эшчеләр биредә вентиляция һәм җылыту системасы, җылылык һәм электр, су белән тәэмин итү һәм су чыгару системаларын монтажлыйлар, диварларны ясау һәм плитә салу эшләре дәвам итә.