Һадиуллин Россиядә БДИны гамәлдән чыгару турындагы сорауга җавап бирде

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгару турындагы мәсьәлә хәл ителмәгән. Бүгенге көндә БДИ - укучыларның белемнәрен бәяләүнең бердәнбер формасы. Бу хакта турыдан-туры эфирда Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.

Һадиуллин билгеләп үткәнчә, Россия укучылары бердәм дәүләт имтиханын 15 елдан артык тапшыра. "БДИ ун ел элек һәм хәзер - күк һәм җир арасындагыдай . Барлык биремнәр дә уйланылган, алар балаларның функциональ грамоталыгын исәпкә алалар. Бу белемнәрне гамәлдә куллана белү дигән сүз. Әлбәттә, белемнәрне бәяләүнең милли системасы кирәк, ул бездә модернизацияләнә ", - дип өстәде ул.

Спикер сүзләренә караганда, август ахырында Мәскәүдә Татарстан вәкилләре катнашында БДИ һәм БГИга кагылышлы мәсьәләләр каралачак.


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International