Нурлатта җил чәчәге (ветрянка) аркасында бакчалар ябылмаячак

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе
Нурлат муниципаль районында сентябрь башыннан бүгенгә кадәр җил чәчәге (ветрянка) белән “Шатлык” балалар бакчасында - 2, 4 нче мәктәптә 5 бала чирләгән. “Әкият” балалар бакчасында исә авыручылар саны иң күбе – 9.
Район педиаторы Людмила Гыйбадуллина хәбәр иткәнчә, быел бу чирдән вакцина кайтарылмый. Ә узган ел вакцина ясарга мөмкинлек булганда, күп ата-аналар балаларына прививка ясатудан баш тарткан.
- Балалар җил чәчәге белән ел саен авырый, әмма бу учреждениеләр ябыла дигән сүз түгел, балалар бакчаларга йөрүләрен дәвам итә. Ә авыруны эләктергәннәр 10 көн эчендә өй шартларында дәвалана, бакчага исә педиатор рөхсәте белән генә бара ала, - ди Л.Гыйбадуллина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International