Азнакай политехника техникумы «Мәгариф» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проектында катнаша. Аның кысаларында мәгариф учреждениесе өчен RSM 2400 авыл хуҗалыгы тракторы сатып алачаклар, дип хәбәр итә ТР сатып алулар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте.
Тиешле тендерны ведомство дәүләт сатып алулары порталында урнаштырган. Контрактның башлангыч бәясе - 19,9 млн сум.
Мәгариф учреждениесе базасында «Агроүсеш» мәгариф-җитештерү үзәге ачылачак. Анда Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә кирәкле белгечләр әзерләячәкләр. Быел техникум өчен «Профессионалитет» проекты буенча кран-манипуляторлы тракторлар һәм йөк машинасы сатып алынган инде.
Илкүләм проектлар хәзерге хәлдә Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.