Чаллыда әтиләре МХОда булган беренче сыйныф укучыларына сертификатлар тапшырдылар

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Чаллыда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе дәвам итә. Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда кичә әтиләре махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән беренче сыйныф укучыларына 10 мең сумлык сертификатлар тапшырдылар. Меценатлар Татарстан Дәүләт Советы, шәһәр советы депутатлары, шулай ук бизнесменнар.

Чарада катнашучылар арасында ире беренче көннәрдән үк СВО да булган Екатерина гаиләсе дә бар, аның кызы Василиса быел беренче сыйныфка бара. Екатерина сүзләренчә, хәзерге вакытта уку өчен күп нәрсә сатып алынган инде, әмма "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе тапшырган бүләккә ул рәхмәтен белдерде.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе ел саен бөтен республика буенча 2007 елдан бирле уздырыла. Аның ярдәмендә аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге балалар ярдәм ала, ә хәзер ул шулай ук мобилизацияләнүчеләр гаиләләренә дә кагыла.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International