Россия Федерациясе Президенты тарафыннан мәгариф өлкәсендә бюрократик йөкләнешне киметү турындагы канунга кул куелды

2024 елның 23 августы, җомга

Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 08.08.2024 көнне № 328-ФЗ Федераль законга кул куелды. Ул «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законның 29 һәм 47 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында»

Федераль закон белән төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашырганда педагогик хезмәткәрләргә, урта һөнәри белем бирү һәм югары белем бирү программаларын гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган мөнәсәбәтләргә, шулай ук төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары белән интеграцияләнгән мәгариф программаларын гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган мөнәсәбәтләргә әзерләнергә мөмкин булган документациягә карата элек алынган чикләүләрне куллануның уңай тәҗрибәсе колачлана.

Закон белән шулай ук мәгариф оешмасына Россия Федерациясе законнарында каралган нигезләр булмаганда оешмаларга, дәүләт органнарына һәм җирле үзидарә органнарына мәгълүмат һәм документлар бирмәү хокукы билгеләнгән.

Федераль закон 2025 елның 1 мартында үз көченә керә.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International