Таныклык алдым әле...

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе
«Балык башыннан чери» дигәндәй, соңгы елларда юл-транспорт һәлакәтләренең кискен артуында автомәктәпләр һәм укытучы-инструкторларның да гаебе бар. Шуңа күрә хәзер республикада әлеге структуралар эшчәнлеге катгый игътибарга алына.
Хәзерге вакытта Татарстанда барлыгы 268 автомәктәп исәпләнә. Аларның эшчәнлеген, кагыйдә буларак, ЮХИДИ, Прокуратура, Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаменты күзәтә. Инде өч ел рәттән ЮХИДИ идарәсе Татарстанның автомәктәпләр федерациясе белән берлектә әлеге уку йорлары буенча махсус рейтинг төзи. Исемлек квалификация имтиханын беренче тапкырдан ук тапшыра алган яшь машина йөртүчеләр санын күздә тотып эшләнә.
Белем бирү сыйфаты яхшырган
Әйтергә кирәк, быелгы рейтинг узган елгы исемлектән әллә ни аерылмый. Анда китерелгән саннарга ышансак, быел республика автомәктәпләренең белем бирү сыйфаты бераз гына үскән дә әле.
- Узган ел башкала һәм Казан яны районнары автомәктәпләрендә имтиханны беренче тапкырдан бирүчеләр саны 26 процент булса, быел бу сан - 27 процентны тәшкил итә. Әлбәттә, бу глобаль алга китеш түгел, шулай да киләсе елларга әлеге күрсәткеч тагын да яхшырырга тиеш, - дип сөйләде безгә Татарстанның автомәктәпләр федерациясендә башкарма директор вазыйфасын башкаручы Елена Витюгова.
Аның сүзләренә караганда, 27 процент - начар күрсәткеч түгел. Ә менә имтиханны беренче тапкырдан бирүчеләрнең уртача саны нибары 6-9 процент булган автомәктәпләр эшчәнлеге, чыннан да, шик тудыра.
Әлеге уку йортларына карата нинди дә булса чаралар күреләчәкме, алар белән ничек көрәшергә уйлыйлар - Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә бу сорауларга төгәл җавап бирүче табылмады. «Әгәр дә алар эшчәнлегендә нинди дә булса хокук бозу очраклары ачыклана калса, әлбәттә, тиешле чаралар күреләчәк. Юк икән, без берни дә эшли алмаячакбыз», - дип белдерәләр идарәнең пропаганда бүлегендә.
Республиканың башка шәһәр-районнарындагы автомәктәпләр рейтингына килгәндә, андый исемлекләр берничә. Аларның барысы белән дә Татарстан автомәктәпләр федерациясе сайтында танышырга була. Шунысы сәер, рейтингларның соңгы урынына эләккән уку йортлары, кагыйдә буларак, төрле училище һәм көллият базаларында урнашкан. Ә шәхси һәм РОСТО (ДОСААФ) автомәктәпләре күрсәткечләре югарырак.
Автодром булмаса, нишләргә?
Зур шәһәрләрдә машина йөртергә өйрәнер өчен автодромнар да җитми. Мәгариф министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, быел алар 27 автомәктәпне тикшергән һәм шуларның 81 процентында автодромнар юклыгы ачыклаган. Ә менә ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлегендә әлеге вәзгыятьне тупас рәвештә тәртип бозу очрагы дип карамыйлар. Чөнки хәзерге вакытта республикада тиешле таләпләргә туры килә торган бары бер генә автодром бар. Тиздән Казанда әлеге автодромга иптәшкә тагын ике яңа мәйданчык төзелеп бетәргә тиеш. «Районнарга андый уникаль мөмкинлек тиз генә бирелмәячәк әле», - дип ассызыкладылар идарәдә.
Аның каравы, республика районнарындагы автомәктәпләр, көндәшлеккә сәләтләрен арттыру максатыннан, ничек итсәләр-итәләр - автодром булдыруның җаен табалар. Мәсәлән, Зәй районының РОСТО (ДОСААФ) автомәктәбе әнә шундыйларның берсе.
- Районда буш ятучы җирләр бихисап. Ә инде артыннан йөри башласаң, бу эшне тиз генә ерып чыгармын димә. Ниһаять, озак интегүләрдән соң, без район администрациясеннән автодром төзү өчен 1 гектар җир алуга ирештек. Әлбәттә, әлеге автодромны барлык тиешле таләпләргә туры килә дип булмый. Аның каравы, укучыларга белем биргәндә, ул безгә бик нык ярдәм итәчәк, - дип сөйләде әлеге оешманың рәисе Фаис Галиев.
Республика автомәктәпләренә ябырылган тикшерүләр белән тулысынча килешүен дә белдерде ул.
- Килсеннәр, карасыннар, тикшерсеннәр. Минемчә, укыту системасының сыйфаты яхшы булырга тиеш. Күп кенә шәхси мәктәпләрдәге кебек барлык кешене бер калыпка салып укыту дөрес түгел, һәркем белән шәхсән эшләү кирәк. Шул вакытта аварияләр дә, бәлки, кимер иде, - дип дәвам итте сүзен Фаис әфәнде.
Әлеге уку йортының автомәктәпләр рейтингындагы урынына килгәндә, ул Әлмәт зонасына караган уку йортлары исемлегендә өченче урынны тота.
Авария өчен инструктор да җавап тота
Тагын бер мәгълүмат - ЮХИДИ идарәсе быел начар машина йөртүчеләр әзерләүче автомәктәпләрне генә түгел, ә шул уку йортларында эшләүче «белемсез» инструкторларны да ачыкларга булган. Әгәр дә берәрсенең укучылары юл-транспорт һәлакәтләренә аеруча еш очрый икән, ул укытучыга шелтә белдереләчәк. Әлеге алым исә, үз чиратында, автомәктәпләрне бары тик тәҗрибәле, тиешле белеме булган инструкторларны гына эшкә чакырырга этәрә.
Бу хәбәр инструктор булып эшләүчеләрнең күбесендә ризасызлык тудырырга өлгергән инде.
- Мин инструктор булып инде унынчы елымны эшлим. Дөресен әйтәм, соңгы елларда укучыларым арасында юл-транспорт һәлакәтенә очраучылар аеруча ешайды. Тик мин монда үземне гаепле санамыйм. Яшьләр арасында төрлесе бар, хатын-кызлар арасында игътибарсызлар аеруча күп. Ә гомумән алганда, хәзерге чат саен машина булган заманда кемнең генә авариягә эләкми калганы бар микән? Күрсәтегез миңа шул кешене! - дип ризасызлыгын белдерде казанлы Илдар Арсланов.
Бактың исә, яшь машина йөртүчеләр арасында «бер тапкыр авариягә эләгеп карамаган йөртүче - чын йөртүче түгел» дигән гыйбарә дә яши икән әле.
- Кемнеңдер ваемсызлыгы, акылсызлыгы өчен без кызарырга тиеш булачакбызмыни? - дип дәвам итте сүзен Илдар әфәнде.
Ничек кенә булмасын, республикада автомәктәпләрне тикшерү алга таба да дәвам итәчәк. Төрле күзәтчелек органнары тарафыннан «кара исемлек»кә кергән андый оешмалар исемлеге төзелә башлаган инде. Шуңа күрә, машина йөртү таныклыгын алырга дип укырга керешер алдыннан, Татарстан автомәктәпләр федерациясе сайтында урнаштырылган рейтинг белән (http://auto016.ru/rating/statistics) танышып чыгу киңәш ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International