21 августта "Гвардеец" лагерен ябу тантанасы булды. Йомгаклар ясалды, “Гвардеец” Идел буе федераль округы җыеннары кысаларында узган ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар игълан ителде. Кубок медальләрен һәм спорт дисциплиналарында иң яхшыларны бүләкләү тантанасында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко, Пенза өлкәсе буенча баш федераль инспектор Сергей Щеткин, төбәк Хөкүмәте Рәисе урынбасары Олег Ягов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Гвардиячеләр смена буе төрле спорт төрләрендә көч сынаштылар. «АК-74 автоматын сүтү һәм җыю» номинациясендә 1 урынга - Пенза өлкәсе;
2 урын - Татарстан Республикасы;
3 урынга - Донецк халык Республикасы ия булды.
Татарстанлылар дартста да иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәттеләр:
1 урын - Владимир Никифоров (Оренбург өлкәсе);
2 урын - Әмир Минәхмәтов (Татарстан Республикасы);
3 урын - Алексей Планкин (Мордовия Республикасы).
Котлыйбыз!
«Гвардеец» иҗтимагый проекты Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронажы астында гамәлгә ашырыла.