Быел дәүләт йомгаклау аттестациясендә 19 мең чыгарылыш сыйныф укучысы үз белемнәрен тикшерде, шуларның 13 меңе - тугызынчы сыйныф укучылары, 5 578 е- унберенче сыйныф укучылары.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, укучыларда хезмәт базарында ориентлашу, теге яки бу һөнәрнең кыйммәтләрен аңлау мөһим. Балага булачак һөнәрне сайлауга әзерләнү өчен үз мәнфәгатьләрен һәм мавыгуларын аңларга кирәк.
2024 елда чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханда уртача балл күрсәткечен арттырганнар - ул 70,5 балл тәшкил итте. Ә рус теле буенча БДИның уртача баллы 67,1 балл тәшкил итте - узган ел белән чагыштырганда ул дүрт баллга кимрәк. Ирек Ризванов билгеләп үткәнчә, предмет буенча күрсәткечләр кимү гомумроссия тенденциясе .
Казан чыгарылыш укучылары биология, химия, физика, инглиз, француз һәм немец телләре, тарих, әдәбият буенча уртача баллны яхшырта алганнар. Шул ук вакытта җәмгыять белеме, информатика, география буенча БДИ нәтиҗәләре узган ел нәтиҗәләреннән түбән булып чыккан.