2023 елда Казанның мәгариф оешмаларына 357 яшь белгеч эшкә урнашкан

2024 елның 23 августы, җомга

2023 ел нәтиҗәләре буенча Казанның мәгариф оешмаларына 357 педагог эшкә урнашкан, ә өч ел эчендә барлыгы 1021. Шәһәрдә яшь белгечләрнең тартылуы күзәтелә: т ике ел эчендә ТР башкаласына РФнең төрле төбәкләреннән 153 педагог эшкә килгән. Мәгариф хезмәткәрләренең еллык август конференциясендә мондый мәгълүматларны башкарма комитет мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов җиткерде.

Бүгенге көндә 35 яшькә кадәрге Казан педагогларының өлеше 32% тәшкил итә, бу Россия күрсәткечләреннән 9%ка артык. «Булачак белгечләрне укыту мәктәпләрдә, «Казанның яңа педагогик сыйныфы» проекты кысаларында да, шулай ук югары уку йортларында да, «педагогик кадрларны максатчан әзерләү» программасы буенча бара», - дип искәртте мәгариф идарәсе башлыгы.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International