Татарстан яшьармиячесе Россиядә иң яхшыларның берсе

2024 елның 23 августы, җомга

Яшь армиячеләрнең һәм аларның остазларының җыелма командасы Татарстанны Төмәндә 19 августтан 22 августка кадәр уза торган «ЮНАРМИЯ лидерлары» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы финалында тәкъдим итә. Конкурсның төбәк һәм читтән торып уздырылган этабы узды, ә финалда конкурсантларны сынау көтә иде. Анда бөтен Россиядән 100дән артык яшьармияче һәм яшьармияче отрядлары җитәкчеләре катнашты.

Казан шәһәренең Совет районының 187 нче күппрофильле лицее укучысы Алмаз Галиәхмәтов үз номинациясендә II урынны алды һәм «ЮНАРМИЯ лидерлары» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International