Казанда мәктәпләргә ярдәм итү өчен грант күләме артачак

2024 елның 23 августы, җомга

Казанда катлаулы социаль-икътисадый шартларда эшләүче мәктәпләргә ярдәм итү өчен грант суммасын арттырачаклар. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе барышында игълан итте.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов искәртеп узганча, катлаулы социаль-икътисадый шартларда эшләүче мәктәпләргә ярдәм итү проекты узган уку елында эшли башлаган. 10 учреждениенең административ командалары Югары икътисад мәктәбендә белем алган, аларга матди-техник базаны ныгытуга барлыгы 5 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Быелгы дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча биш мәктәптә математикадан уртача баллар динамикасы күзәтелә, ә өч мәктәптә - математикадан һәм рус теленнән. БДИ нәтиҗәләре буенча барлык чыгарылыш сыйныф укучылары мәҗбүри фәннәр буенча минималь бусаганы узганнар.


 


 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International