Быел Казанның 40 мәгариф оешмасы, олимпиаданың йомгаклау этабында призерлар һәм җиңүчеләр әзерләгән . Укучылар барлыгы 148 медаль алып кайткан. Бу хакта мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.
Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан узып, 100 мең кешегә исәпләгәндә иң күп санда призерлар һәм җиңүчеләр булган миллионлы шәһәр булып кала. Быел олимпиаданың йомгаклау этабында җиңүчеләрне 40 мәктәп әзерләгән, узган ел 37 мәктәп иде.
Халыкара олимпиадаларда өч кеше: 131 нче лицей укучысы Александра Ромашова, 2 нче лицей-интернат укучысы Гимран Абдуллин һәм КФУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицей тәмамлаган Валерий Родионов катнашты. Балалар Халыкара Менделеевск олимпиадасында, информатика һәм Азия-Тын океан олимпиадасында алтын медальләргә ия булдылар.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе искә төшергәнчә, олимпиаданың йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар алдында барлык профильле вузларның ишекләре ачыла. Шулай ук алар шәһәр һәм республика ягыннан да финанс ярдәме алалар.
Быел олимпиада сезоны нәтиҗәләре буенча 615 педагог һәм 1317 бала шәһәр һәм республика бюджетыннан 50 млн сумнан артык премия алган.